2008 елның 11 ае буена Татарстан таможнясы тарафыннан федераль бюджетка 13,6 миллиардтан артык суммага таможня түләүләре күчерелгән
18.12.2008
2008 елның 11 ае буена Татарстан таможнясы тарафыннан федераль бюджетка 13,6 миллиардтан артык суммага таможня түләүләре күчерелгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 52 % ка артыграк. Бу турыда сишәмбе, 16 нчы декабрьдә, Татарстан таможнясының 2008 елга эш нәтиҗәләрен чыгару буенча үткәрелгән коллегиясендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов хәбәр итте.
“Дөньякүләм финанс кризисы шартларында Татарстан таможнясының роле артканнан арта бара дип саныйм. Шуны да билгеләп үтим: агымдагы елда Татарстан таможнячылары үзләренә куелган бурычларны чишүгә ирештеләр”, - диде Борис Павлов.
Аның сүзләренә караганда, республика инде хәзер үк дөньякүләм финанс кризисының экспорт-импорт операцияләре өлкәсендәге активлыкка йогынтысын тойган, икенче яртыеллык дәвамында импортның үсеш темплары акрыная. “Бу тенденция киләсе елда да сакланачак, һәм Татарстан таможнясы алдында шактый зур бурычлар тора”, - дип билгеләп үтте Татарстанның беренче вице-премьеры.
“Барыннан да элек, чит илләрдән кертелгән товарларны рәсмиләштерү срокларын кыскарту буенча эшне дәвам итәргә кирәк – бу импортерлар өчен стимул ясый торган этәргеч булачак һәм тышкы икътисади активлыкның кимүен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Монда мәгълүмати технологияләр куллануның ярдәме зур. Татарстан таможнясы “электрон хөкүмәт”нең булган мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга тиеш дип саныйм. Аерым алганда, таможня эше практикасына электрон декларация мөмкин кадәр киңрәк кертелергә тиеш”, - диде Борис Павлов.
Таможня процедураларын оптимальләштерүдә, бигрәк тә бик яхшы репутациягә ия булган тәэмин итүчеләрнең йөкләрен рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән кагыйдәләрен куллану өлкәсендә, шактый резервлар бар. Хәзер бу эш “КАМАЗ” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Кварт” ЯАҖ кебек предприятиеләргә карата үткәрелә. “Таможня рәсмиләштерүен камилләштерү таможня янындагы инфраструктураны оптимальләштерүдән башка мөмкин түгел. Таможняның эш тәҗрибәсенә тимер юл станцияләрендә һәм таможня рәсмиләштерүен узу урыннарында терминаллар урнаштыруны киңрәк кертергә кирәк дип саныйм”, - диде Борис Павлов.
Дөньякүләм икътисади кризисның көчәюе шартларында таможня түләүләрен тулырак җыю бурычы килеп баса. “Бу – бюджетны тулыландыруның әһәмиятле чыганагы, аны киметүгә юл куярга ярамый, - дип билгеләп үтте беренче вице-премьер, - үз эшчәнлегең нәтиҗәлелегенең контроль күрсәткечләрен һәм, иң беренче чиратта, таможня түләүләрен җыю күрсәткечләрен һичшиксез үтәүне булдырырга кирәк.
Борис Павлов Татарстан Хөкүмәте, Идел буе таможня идарәсе һәм Татарстан таможнясы җитәкчелегенең үзара тыгыз бәйләнеше белән, агымдагы елда “Бигеш” халыкара аэропортының эшләү мәсьәләләре килешкән төстә хәл ителеп килүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүгә әзерлек буенча чаралар планы тормышка ашырыла башлады.
Бу эштә мөһим урынны, бигрәк тә “Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларында үткәрү пунктларын таможня контроленең заманча техник чаралары белән җиһазлау буенча тәкъдимнәр ягыннан чыгып караганда, Татарстан таможнясы алып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте