Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сонатрак” нефть-газ корпорациясе (Алжир) җитәкчелеге белән үткәрелгән очрашуда катнашты

17.12.2008

Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Алжирда Россия делегациясе составында “Сонатрак” (Sonatrak) Алжир дәүләт нефть-газ корпорациясе җитәкчелеге белән үткәрелгән очрашуда катнашты.
Анда нефть-газ чыгару өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Шуны да искәртик: бүген Россия Федерациясе вице-премьеры Игорь Сечин җитәкчелегендәге Россия делегациясе Оран шәһәрендә (Алжир) Нефтьне чит илгә чыгара торган илләр оешмасы – ОПЕК ның (Organization of the Petroleum Exporting Countries – OPEC) гадәттән тыш сессиясендә.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, көннең икенче яртысында ОПЕК илләре һәм чакырылган дәүләтләр делегацияләренең җитәкчеләре һәм әгъзалары өчен Алжир Халык Демократик Республикасы Президенты Габделгазиз Бутефлика әфәнде исеменнән рәсми аш мәҗлесе оештырылган.

Белешмә өчен:

“Сонатрак” (Sonatrak) Алжир дәүләт нефть-газ корпорациясе нефть һәм табигый газ чыгару, транспортлау һәм аның маркетингы белән шөгыльләнә, газ чыгаруның төп күләмен һәм аны күпләп сатуны контрольдә тота.
2007 елда корпорация тарафыннан табигый газ чыгару 83 млрд. куб. м. тәшкил иткән. “Сонатрак” табигый газны торба аша үткәрү транспорты белән - Италия, Испания, Португалия, Тунис, Словениягә, сыекландырылган табигый газ рәвешендә Франция, Испания, АКШ, Төркия, Бельгия, Италия, Греция һәм Көньяк Кореягә җибәрә.
“Сонатрак” компаниясенең Россиядәге иң зур партнеры – “Газпром” ААҖ.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте