Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең халык артисты, популяр музыканы яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» халыкара конкурсына нигез салучы Игорь Крутой белән очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Искәртәбез, быел Казан янә яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» дәрәҗәле конкурсын уздыру мәйданчыгы итеп сайланды. Фестиваль Татарстан башкаласында икенче ел рәттән узачак. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Крутой фестивальгә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Яңа дулкын» конкурсы 2002 елдан башлап талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни алмашуны үстерү, яңа музыкаль әсәрләрне һәм башкаручыларны популярлаштыру максатларында үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр - Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда - «Сириус» федераль территориясендә узган.