Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты

27.04.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә алга таба багланышлар, төбәктә җитештерелә торган продукциянең иминлеген һәм сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Данквертка республиканың Дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Бүләк «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүдә хезмәттәшлек һәм аерым казанышлар өчен» формулировкасы белән тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВ Мәскәү филиалы материаллары кулланылды