Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

26.04.2026

Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук республиканың иҗат зыялылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Белешмә өчен:

Бәйрәм чаралары бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган җирендә - Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында 25 апрельдә узды.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына Арча муниципаль районында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ачылды.

Тулырак - https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2515555.htm?ysclid=mofbw3pdci6512108


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.