Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры Дун Цзюнь белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә үзара хезмәттәшлек итү һәм хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, КХР Оборона министры Дун Цзюнь Россия Федерациясенә рәсми эш сәфәренә килде, бүген ул РФ оборона министры Андрей Белоусов белән очрашты.