Казанга Кытай Халык Республикасы Оборона министры Дун Цзюнь килде

24.04.2026

Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.

Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.

Гадәттәгечә кунакны татар милли ризыгы - чәк-чәк белән каршы алдылар.

Искәртәбез, КХР Оборона министры Дун Цзюнь Россия Федерациясенә рәсми эш сәфәренә килде, бүген ул РФ Оборона министры Андрей Белоусов белән очрашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.