Рөстәм Миңнеханов «Марафон» инвесттөркеме президенты һәм Россия-Әмирлекләр эшлекле советы рәисе Александр Винокуров белән очрашты

22.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Марафон» инвестицион төркеме президенты һәм Россия-Әмирлекләр эшлекле советы (РӘЭС) рәисе Александр Винокуров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында яклар республиканың «Марафон» инвестицион төркеме белән хезмәттәшлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләрен, шулай ук багланышларның киң даирәсен карадылар. Аерым алганда, ваклап сатуны үстерү, шулай ук спорт өлкәсендә, авыр атлетиканы да кертеп, хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

БГӘдән республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, сәнәгать, югары технологияләр өлкәсендә кооперацияне үстерү, шулай ук фәнни-мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә партнерлыкны киңәйтү буенча Татарстан белән Россия Әмирлекләр эшлекле советы арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга аерым игътибар бирелде.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия-Әмирлекләр эшлекле советы Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга багышланган аерым сессияне оештыручы булып тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.