Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булды

21.04.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булды. Проект Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көндә сәнәгать паркы территориясендәге барлык корпуслар төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Мәйданчыкта гидроизоляция полотносы җитештерү буенча предприятие эшли инде. Алар авыл хуҗалыгында, су хуҗалыгында, экологик проектларда кулланыла.

Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Татарстан Рәисенә парк территориясендә урнашырга планлаштырылучы компанияләрне тәкъдир иттеләр. Бу бетон өчен сыек химик өстәмәләр җитештерү, логистика үзәге, электр камчылары, полиэтилен пленкалар, күпер краннары һәм башкалар җитештерү.

Рөстәм Миңнехановның Бохара өлкәсе Хокиме Ботир Зарипов белән очрашуында төбәклшәр арасында киләчәк хезмәттәшлек, шулай ук сәнәгать паркын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте