Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашты

20.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашты. 

Республика Рәисе, ил башлыгын җылы сәламләп, аңа Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәрвакыт шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстан белән Үзбәкстанның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге үсә бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең товар әйләнеше 13,5%ка үсеш күрсәтте һәм 427 млн доллардан артып китте», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый үсеш ике як предприятиеләре арасында җайга салынган хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин. Бу компанияләрнең кайберләре "Иннопром. Үзәк Азия" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша «Бу күргәзмәне Үзәк Азия илләре, беренче чиратта, безгә якын Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык итеп карыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Яклар шулай ук сәнәгать парклары булдыру буенча уртак проектлар турында да фикер алыштылар. 

Үзбәкстан Президенты Чирчикта, Җизакта, Нәвоида һәм Бохарада заманча проектларны тормышка ашыруга югары бәя бирде. Һәм Рөстәм Миңнехановның әлеге проектларның уңышына керткән шәхси өлешен билгеләп үтте.

Очрашу азагында Республика Рәисе Үзбәкстан делегациясен традиция буенча «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.