Рөстәм Миңнеханов Россия беренче вице-премьерының Үзбәкстан Премьер-министры белән очрашуында катнашты

20.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуровның Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуында катнашты. 

Очрашу барышында Татарстан катнашында гамәлгә ашырыла торган Россия һәм Үзбәкстанның эре уртак проектлары турында фикер алыштылар.

Ташкентта Рөстәм Миңнеханов "Иннопром. Үзәк Азия" халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнаша


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.