Татарстан Рәисе Ташкентта "Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсен карап чыкты

20.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта "Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсен карап чыгуда катнашты. 

Татарстан күргәзмәдә шулай ук үз стендын куйган. Анда 18 компания катнаша. Форумда республиканың эшлекле даирәләреннән барлыгы 120 ән артык вәкил катнаша. 

Россия һәм Үзбәкстан делегацияләре башлыклары Үзбәкстанда бергәләп гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдир иттеләр. Аерым алганда, Чирчик һәм Җизак сәнәгать зоналары мәйданчыкларында. 

Шулай ук Денис Мантуров, Җәмшид Хоҗаев, Рөстәм Миңнеханов һәм Нормат Турсунов катнашындагы видеоэлемтә аша Нәвоидагы сәнәгать мәйданчыгында «Арнест Юнигрупп Навои» ҖЧҖ предприятиесе эшләтеп җибәрелде. 

Көнкүреш химиясе һәм косметика җитештерүче компания үз проектын Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырды. Предприятие ел саен 85 млн. берәмлек продукция җитештерер дип планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.