Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда «Иннопром. Үзәк Азия» кысаларында «Технологик хаблар – яңа сәнәгать ландшафты" төп пленар сессиясендә катнашты.
Зур сәнәгать атнасында 35 илдән 11 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Стендлары булган 500 компания катнаша. Төп илләр арасында: Үзбәкстан, Россия, Беларусь, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзәрбәйҗан.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында 4 трлн сумлык 150 инвестпроект гамәлгә ашырылган. Ул сәнәгать паркларын гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсенә аерым тукталды, «Чирчик» һәм «Җизак» мәйданчыкларын телгә алды.
Үз чиратында Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев уртак предприятиеләр санының артуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә, алар төбәкләр хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Россия белән Үзбәкстан арасында 3000 артык.