Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты

20.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Очрашу Үзбәкстан Хөкүмәте бинасында узды. 

Республика Рәисе «Иннопром Үзәк Азия" халыкара күргәзмәсенә Татарстаннан зур делегация килдедип сөйләде.

«Без күргәзмәне Үзәк Азия илләре белән, беренче чиратта, тугандаш Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык итеп карыйбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Татарстан хакимиятенең Үзбәкстан Хөкүмәте әгъзалары белән даими элемтәдә торуына игътибар итте: "Соңгы елларда безнең хезмәттәшлек дәрәҗәсен һәм динамикасын бик югары дип бәялим". 

Аерым алганда, Татарстан Рәисе Үзбәкстан базарында Татарстан предприятиеләренең киңәюенә игътибар итте. Бу машина төзелеше, нефть тармагы, медицина һәм башкалар.  Абдулла Арипов, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, халыкара күргәзмәдә катнашу өчен Татарстаннан килгән делегация өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең хезмәттәшлеккә сезнең шәхси игътибарыгызны югары бәялибез. Сез үзегез белән яшь бизнесменнарны алып киләсез һәм алар өчен Үзбәкстан мөмкинлекләрен ачасыз, бу хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итә һәм ике ил икътисады өчен отышлы була. Сез бик тәҗрибәле кеше. Күп нәрсәләр күргәнсез һәм һәрвакыт яхшы файдалы тәкъдимнәр бирәсез", - диде Үзбәкстан Премьер-министры. 

Уртак эш нәтиҗәләре буенча Җизак һәм Чирчикта эре проектлар гамәлгә ашырыла. Соңгы сәнәгать зонасында инде 28 предприятие эшли. 

Рөстәм Миңнеханов май аенда гадәттәгечә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы узачагын искәртте. "Узган ел форумга Үзбәкстан делегациясе килгән иде. Сезнең илнең югары делегациясен чираттагы чарада күрүебезгә шат булачакбыз", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.