Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде

19.04.2026

Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде.

Ташкент халыкара аэропортында аны Үзбәкстан Республикасы Энергетика министры Журабәк Мирзамәхмүдов каршы алды.

Иртәгә, 20 апрельдә, Рөстәм Миңнеханов "Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнашачак.

Рәсми очрашулардан тыш, Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында берничә объектта булу планлаштырылган.

Белешмә өчен:

"ИННОПРОМ. Үзәк Азия» 6 нчы халыкара сәнәгать күргәзмәсе 2026 елның 20-22 апрелендә Ташкентта (Үзбәкстан Республикасы) Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Үзбәкстан Республикасы Инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә узачак.

2026 елда күргәзмә барышында цифрлы һәм җитештерү технологияләре, машина төзелеше, металлургия һәм энергетика сәнәгате кебек тармакларның эшләнмәләре күрсәтеләчәк. Эшлекле программа кысаларында Үзәк Азиядә сәүдә-сәнәгать хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган тематик чаралар уздыру планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.