Татарстан Республикасында еллык план 2,398 млн. кв.м булганда 2,176 млн. кв.м торак гамәлгә тапшырылган
14.12.2013
Татарстан Республикасының сигез муниципаль районында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акчалар җыю буенча план 90 проценттан кимрәк гамәлгә ашырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды, аны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
ТР Хөкүмәте башлыгына, социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше планындагы 383,3 мең кв.метрның 2013 нче елда 314 мең кв.метры гамәлгә тапшырылды, дип хәбәр иттеләр. Арча, Югары Ослан районнарында һәм Казанда йортлар вакытында тапшырылмаган. 2013 нче елның декабрендә тагын өч муниципаль районда сигез социаль ипотека объекты тапшырылырга тиеш (Түбән Кама, Спас районы, Казан).
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин киңәшмә барышында еллык план 2,398 млн.кв.м булганда республикада 2,176 млн. кв.м торак гамәлгә тапшырылды, дип белдерде.
2014 нче елга 2,399 млн. кв.м күләмендә торакны гамәлгә тапшыру планы расланган, шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча - 383,9 мең кв.м, күпфатирлы инвестицион торак - 1,017 млн. кв.м, аз катлы торак - 998 мең кв.м.
2014 нче елда аренда торагын төзү программасы буенча 51,4 тыс. кв.м мәйданлы 12 торак йортны тапшыру планлаштырыла.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 265 балага фатир бирү планлаштырыла (260ына бирелгән). Илдар Халиков калган 5 ятим баланың документларын рәсмиләштерүне тикшереп, программаны 18 нче декабрьгә төгәлләргә кушты. 2014 нче елда 295 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина