“Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея” республика конкурсында катнашуга теләк белдерелгән 813 гариза бирелгән иде
16.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә (Казан) “Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея” IV республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм премияләр тапшырды.
Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә һәм Россиядә аңа тиңнәр юк. 2008 елда конкурсның гомуми премиаль фонды 2,5 млн. сум тәшкил итте. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.
Бүген премияләр тапшыру тантанасында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда республикада инновацияләр – технопарклар, бизнес-идеяләр өчен яңа мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар үсеше өчен инфраструктура булдырылган һәм үстерелә бара. Ләкин иң мөһиме, Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, республикада сәләтле яшьләр, безнең киләчәгебез үсә.
“Инновацион проектларның үсеш нәтиҗәләре бар, ләкин без аның тагы да күбрәк булуын теләр идек”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы җиңүчеләре һәм номинантларына киләчәктә язмышларын Татарстан белән бәйләүләрен теләде.
Шуны да искәртик: гомумән алганда, конкурста катнашу өчен, 813 гариза бирелгән иде, шул исәптән дөньяның төрле илләреннән һәм Россия Федерациясенең 20 субъектыннан (Омск, Якутск, Ставрополь крае һ.б.). Конкурс “Перспектива”, “Яшьләр инновацион проекты”, “Старт-1”, “Старт-2”, “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше”, “Елның иң яхшы уйланмасы” дигән номинацияләрдә үткәрелде.
Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Фән-техника өлкәсендә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фонды” (Бортник фонды) тормышка ашыра торган “Идея-1000” инновацион проектлар программасы буенча нәтиҗәләр ясалды.
Быел конкурсны оештыруга конкурста катнашучылар өчен үзләренең исемле стипендияләрен булдырган “Ак Барс” ААҖ, “Связьинвестнефтехим” ААҖ, “Татнефтехиминвестхолдинг” ААҖ кушылып китте.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов быел конкурста катнашучыларның “яшәрү” тенденциясе күзәтелүен билгеләп үтте – катнашу өчен бирелгән гаризаларның яртысын диярлек студент һәм укучыларның проектлары тәшкил итә. Ул киләсе елда конкурска үзләренең инновацион идеяләрен республиканың муниципаль берәмлекләреннән күбрәк катнашучы чыгарыр дигән ышаныч белдерде.
Белешмә өчен:
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2005 елда конкурста катнашу өчен 490 гариза бирелгән була, 2006 елда – 621 гариза, 2007 елда – 694 гариза. 2008 елда “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде: республика конкурсы ачык конкурска әйләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте