Рөстәм Миңнеханов Мисырга эш сәфәренә килде

13.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисырга эш сәфәренә килде. Каһирә халыкара аэропортында аны илнең Сәнәгать министры Халед Хашем Мәһәр һәм Россиянең Мисырдагы эшләре буенча вакытлыча ышанычлы вәкиле Юрий Матвеев каршы алды. 

Рөстәм Миңнеханов министрга очрашу өчен рәхмәт белдерде: "Бу сәфәр безнең хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәбез". 

Сәфәр программасында-берничә объектта булу һәм эшлекле очрашулар уздыру каралган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.