Казанда Федераль контракт системасын куллану мәсьәләләре хакында фикер алышалар

13.12.2013

Бүген Казанда Идел буе физик культура һәм спорт академиясе базасында “Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә контракт системасы”темасы буенча Идел буе федераль округы конференциясе үзенең эшен башлап җибәрде. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Шулай ук конференциядә РФ икътисади үсеш министры урынбасары Евгений Елин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова, Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко катнашты.

Евгений Елин белдергәнчә, Федераль контракт системасы турындагы закон үз көченә керергә бер айдан да аз вакыт калып бара. Яңа закон хәзер гамәлдә булган дәүләт һәм муниципаль сатып алулар турындагы 94 нче законны алыштырачак. Федераль контракт системасында каралган күп кенә яңалыклар белән бәйле рәвештә, аның эш үзенчәлекләре турында, яңа законны практикада кулланачак дәүләт һәм муниципаль структура белгечләре белән фикер алышу кирәклеге туды.

Галина Изотова конференция уздыру турындагы карарның яңа шартларда эшләргә әзерләнүгә кискен ихтыяҗ тууы нәтиҗәсендә кабул ителүен билгеләп узды. Ул яңа законның алга таба куллану тәҗрибәсенә карап бераз үзгәртелергә мөмкинлеген дә әйтеп үтте.

Илдар Халиков конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм бу чараны уздыру инициативасы өчен Идел буе федераль округы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Премьер-министр искәрткәнчә, Татарстанның Федераль контракт системасы белән эшләү тәҗрибәсе зуррак. Татарстанда дәүләт сатып алу күләме югары – ул ел саен якынча 100 млрд. сум тәшкил итә. “Ләкин безнең тәҗрибә күп кенә яңа мәсьәләләр дә китереп чыгара”,-дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Федераль Монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләрен Федераль Монополиягә каршы хезмәтнең Казанда урнашкан уку үзәгенә чакырды, хәзер анда федераль контракт системасы буенча укыту программасы уздырыла.
Конференция Казанда ике көн дәвам итәчәк, аның кысаларында пленар утырышлар узачак, аларда федераль контракт системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алышулар булачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов