Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты.
Очрашу «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды, анда бу көннәрдә «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы һәм аңа бәйле чаралар уза.
Яклар актуаль мәсьәләләр, шул исәптән киләчәк хезмәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы вице-премьерына Татарстанга игътибары һәм «Энергопром»га визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, форум бүген энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Беларусь делегацияләре гадәттәгечә «Энергопром» форумында, Татарстан нефть-газ химиясе форумында, башка мөһим чараларда катнаша.
Татарстан Рәисе шулай ук искәрткәнчә, кичә Казанда Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көненә багышланган концерт узды (2 апрельдә билгеләп үтелә).
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Беларусь Республикасы белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык дип ышандырды.
Белешмә өчен:
Рөстәм Миңнеханов белән Виктор Каранкевичның элеккеге очрашуы 2025 елның сентябрендә Минскта «Иннопром. Беларусь" кырларында узды.
Татарстан һәм Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлек Хөкүмәтара килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстан һәм Беларусь министрлыклары һәм ведомстволары, Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешүләр имзаланды. Координацияне уртак эш төркеме (эш төркеме рәистәшләре Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко) гамәлгә ашыра.