Рөстәм Миңнеханов БДБ Электр энергетикасы советының 68 нче утырышында катнашты

02.04.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБ Электр энергетикасы советының 68 нче утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Утырыш «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы кысаларында узды (Казан, «Казан-Экспо» ХКҮ).

Утырышны БДБ Электр энергетикасы советы (ЭЭС) президенты, Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев ачып җибәрде.

"Форум кырларында Совет уздыру күркәм традициягә әйләнде инде, - диде ул. - Ел саен без кунакчыл Казанга җыелабыз, актуаль мәсьәләләр, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук энергетиканың гадел һәм тотрыклы моделен төзү векторын формалаштыру кирәклеген билгеләүче дөньякүләм ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге заманча тенденцияләр турында фикер алышабыз, ул энергетика гаделлеге принципларына җавап бирергә тиеш. Бу алымнар ТЭК өлкәсендә тигез хокуклы хезмәттәшлекне, энергиягә, инфраструктурага тигез керү мөмкинлеген, технологик нейтральлекне, һәр төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып, барлык мөмкин булган ягулык төрләрен, энергия чыганакларын куллану мөмкинлеген, технологик хәл ителешләрне куллану мөмкинлеген һәм гадел – спекулятив булмаган, ә нәкъ менә гадел – бәя ясау механизмнарын регламентлаячак. Ышанам ки, энергетика гаделлеге принцибы БДБ киңлегендә гомумтанылган».

"Кызганычка каршы, без бүген дөньяда барган тенденцияләрне күрәбез. Дөнья үзгәрде, көч, басым принциплары өстенлек итә. Без сезнең белән башка принципларга нигезләнгән башка дөнья төзибез. Шуңа бәйле рәвештә аны Электр энергетикасы советы кысаларында эшләнә торган стратегик документларда чагылдырырга кирәк дип саныйм», - диде алга таба Сергей Цивилев.

Спикер искәрткәнчә, 2025 елның 10 ноябрендә Душанбедә узган Совет утырышы барышында кабул ителгән дәүләт башлыклары карары нигезендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШОС) БДБ каршындагы күзәтүче статусы бирелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, барысын да Татарстанда булулары белән сәламләде һәм «Энергопром» форумы кысаларында электр энергиясе системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган шундый дәрәҗәле чараны уздыруның яхшы традициягә әверелүен искәртте.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан икътисады тотрыклы үсешен дәвам итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 109,9% тәшкил иткән, электр энергиясен куллану 5,5%ка арткан һәм 37 млрд квт/сәг.тәшкил итә. Бу күрсәткечләр Россиядәге уртача темплардан югарырак, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм тотрыклы үсеш динамикасын күрсәтә.

Соңгы елларда республиканың энергия системасы яңа шартларда эшли, куәт куллануның тарихи максимумнарын яңарту даими, ягъни эш режимына әйләнде, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Болар барысы да бездән куәт резервларын тәэмин итүне, генерацияне үстерүне, электр энергетикасы режимнары белән идарә итүнең сыйфатын арттыруны таләп итә, - дип ассызыклады ул. - Без инфраструктураны планлы рәвештә модернизациялибез, ул челтәрләрнең ышанычлылыгын арттыруга, инновацион хәл ителешләрне гамәлгә кертүгә, генерацияләрне техник яктан яңадан коралландыруга юнәлдерелгән. Татарстан бүген куәтле сәнәгать һәм фәнни-техник потенциалга ия һәм аны БДБ буенча партнерлары белән уртак проектларга интеграцияләргә әзер».

Рөстәм Миңнеханов барысына да Татарстанга игътибарлары һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, нәтиҗәле эш һәм бердәмлекнең энергетика иминлеген ныгытачак яңа проектлар теләде.

Сәламләү сүзе белән шулай ук БДБ генераль секретаре урынбасары Денис Трефилов чыгыш ясады (видеоконференцэлемтә буенча).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.