Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2008 елга икътисади күрсәткечләрнең үтәлеше турында фикер алыштылар
15.12.2008
Бүген республиканың Хөкүмәт йортында Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары катнашында 2008 елга Татарстан Республикасы икътисади күрсәткечләренең үтәлешен бәяләүгә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
2008 елга Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетын үтәүнең якынча нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Шакирҗанов агымдагы елга Татарстанның төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагының якынча эш нәтиҗәләрен чыгарды. Республикада торак йортларга капиталь ремонт ясауның төп нәтиҗәләрен күрсәтеп, министр хәзерге вакытта 2009 елда капиталь ремонт ясау программасы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары проекты әзерләнеп бетүен һәм барлык тиешле ведомстволар белән килешенүен хәбәр итте. Хөкүмәтнең аны якын арада кабул итүе планлаштырыла. Фондның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасын үтәүнең якынча нәтиҗәләрен чыгарды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте