Татарстан Рәисе һәм Россия Энергетика министрлыгы башлыгы «ЭНЕРГОПРОМ-2026" форумында хезмәттәшлек турындагы документларга кул кую тантанасында катнаштылар

02.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев «ЭНЕРГОПРОМ-2026» форумы кырларында хезмәттәшлек турындагы берничә документка кул кую тантанасында катнаштылар. 

Россия һәм Кыргызстан Энергетика министрлыклары арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга, шулай ук Кыргызстан Энергетика министрлыгы белән «Альтерна Инвест» халыкара консорциумы арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды.

Хезмәттәшлек турындагы килешүләргә «Сетевая компания» АҖ һәм «Кыргызстанның милли электр челтәре» ААҖ; Бердәм энергетика системасының фәнни-техник үзәге һәм «Шабакахои интиколи барк» («Таҗикстан бүлү электр челтәрләре»); КДЭУ һәм «Интер РАО - Корпоратив Университеты» кул куйдылар.

Партнерлык мөнәсәбәтләре төзү турындагы өч яклы меморандумга КДЭУ, Петербург энергетика квалификация күтәрү институты һәм «Инностейдж» компаниясе имза салды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.