Татарстанда Россия төбәкләре һәм БДБ илләрендәге сәүдә вәкиллекләре белән үзара бәйләнеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар
13.12.2008
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында “Татарстанның эшлекле партнерлары. Хезмәттәшлек итүнең яңа мөмкинлекләре” форумы узды.
Кереш сүздә Татарстан Хөкүмәте башлыгы соңгы елларда республиканың дәүләт структуралары белән дә, Россия төбәкләре, БДБ һәм Балтия илләре администрацияләре белән дә үзара бәйләнештә торуның бай тәҗрибәсе тупланганлыгын билгеләп үтте.
Форумда Россия төбәкләрендә Татарстан вәкиллекләре һәм сәүдә йортларының эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары Олег Власов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә федерация субъектларында һәм чит илдә 19 сәүдә вәкиллеге һәм Татарстан Республикасының 44 сәүдә йорты эшли. Кызганычка каршы, килеп туган икътисади ситуациядә, Татарстан Республикасының кайбер сәүдә йортлары финанс авырлыклары кичерә (аерым алганда, берничә сәүдә йортының республикага бурычы бар, 24 сәүдә йорты ябылу стадиясендә).
Шуның белән бергә, Олег Власов хәбәр иткәнчә, Россия төбәкләре һәм БДБ илләрендә товар әйләнеше 2007 ел буена 6 млрд. сум тәшкил иткән. 2008 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча сәүдә әйләнеше 4,5 млрд. сум тәшкил иткән. Нигездә, бу икътисадның нефть химиясе һәм машина төзелеше кебек тармаклары продукциясе.
Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы сәүдә йортлары һәм вәкиллекләренең гамәлдәге эш системасы бик үк нәтиҗәле булмавын билгеләп үтте. “Монда чит илдәге сәүдә йортлары һәм вәкиллекләре белән даими бәйләнеш системасы эшләнмәгән, мәгълүмат алмашу системасы җайга салынмаган”, - дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә бизнес-ширкәтләргә зур ышаныч баглана.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына сәүдә йортлары һәм вәкиллекләр белән эшләү системасын тамырдан үзгәртергә тәкъдим итте. “Эш механизмнары нәтиҗәлерәк булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Форум кысаларында докладлар белән шулай ук Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Казаноргсинтез” ААҖ нең генераль директоры Леонид Алехин, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар чыгыш ясады. Форум эшендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың зур оешма һәм предприятиеләре вәкилләре, Татарстан Республикасының Россия төбәкләрендәге сәүдә йортлары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте