Татарстанның Икътисади совет әгъзалары сәнәгый кооперация һәм субконтрактацияне үстерү чаралары турында фикер алыштылар
13.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде.
Анда сәнәгый кооперация һәм субконтрактацияне үстерү чаралары турында сүз барды.
Барыннан да элек, республика икътисадындагы хәлнең торышы турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Милли банкы башлыгы Евгений Богачев сөйләде.
Кайбер сәнәгый предприятиеләрнең хәле һәм кредит алу проблемасы турында аңлатмалар белән Татарстан Республикасы Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев чыгыш ясады.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, хәзер икътисади кризис бөтен илгә дә кагылып үткән.
“Проблемалар икътисадның бөтен тармакларында да бар, - диде ул. – Бүген, бервакытта да булмаганча, икътисади кризистан чыгуның реаль чараларын эшләү зарур”. “Кризистан чыгу чаралары республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә булырга тиеш”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул икътисад тармаклары буенча атналык мониторингка, эшсезлекнең торышын даими контрольдә тоту өчен, мәҗбүри отпускта (түләнә яки түләнми торган) булган хезмәткәрләр турында юл кертергә тәкъдим итте.
Республикада сәнәгый кооперация һәм субконтрактацияне үстерү мәсьәләләренә килсәк, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин сүзләренә караганда, монда Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының сәүдә мәйданчыгын республика предприятиеләре мәнфәгатьләрендә кулланырга, Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының Татарстан Республикасы Җитештерү субконтрактациясе үзәге белән үзара тыгыз бәйләнешен җайга салырга, кластерлы үсеш (автомобиль, нефть химиясе, энергетика) кысаларында кооперация үткәрергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте