Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәмен Биектау районы Айбаш авылының төзекләндерелгән мәчетендә каршы алды

20.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Бу - мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе, ул изге Рамазан аенда ураза тәмамлануын белдерә. Быел чара Биектау районының Айбаш авылында төзекләндерелгән агач мәчеттә узды.

Гает вәгазен һәм намазын ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үткәрде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыды. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары ата-бабаларының тарихи һәм рухи традицияләренә тирән хөрмәт белән карыйлар. "Сугышчан иптәшләре белән иңгә- иң куеп Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән, геройларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәткән ислам дине тарафдарларына аерым рәхмәт сүзләре", - диелгән котлау текстында.

Шулай ук мөфти Татарстан Рәисенең котлавын укыды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел борынгы Казан Ураза бәйрәмен ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак билгеләп үтә. "Динара һәм милләтара татулыкны аеруча кадерләгән һәм саклаган Татарстанда Ураза бәйрәме, барлык мөселман, православие һәм башка бәйрәмнәр кебек үк, уртак аңлашу һәм хөрмәт атмосферасында билгеләп үтелә. Бу Россия халыклары бердәмлеге һәм Хезмәт һәм хәрби батырлык елында аеруча зур әһәмияткә ия", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Камил Сәмигуллин үзенең вәгазендә Рамазан аеның яхшы сыйфатлары һәм хикмәте, ураза тотуның кыйммәтләре турында сөйләде, изге ай тәмамланганнан соң да изге гамәлләр кылырга өндәде.

Айбаш авылы мәчете 19 гасырның икенче яртысында төзелгән һәм уникаль агач төзелеш сәнгате һәйкәле булып тора. Заллары анфиладлы һәм түбә уртасындагы манаралы мәчетләр тибына карый. 2023 елда биредә колачлы реставрация эшләре башланган. Торгызу вакытында архив фотосурәтләре кулланылган. Фәнни-проект документациясе «Мәдәниятне үстерү »дәүләт программасы кысаларында эшләнгән. Реставрация эшләре хәйриячеләр хисабына башкарылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.