Татарстан Рәисе Dongfeng Motor Corporation җитештерүендә булды

19.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ухань шәһәрендә (Кытай) Dongfeng Motor Corporation компаниясендә булды. Корпорация йөк машиналары, автобуслар һәм җиңел автомобильләр җитештерү белән шөгыльләнә.

Корпорация автомобильләрне үз брендлары белән дә, уртак брендлар белән дә чыгара. Дөньяда иң эре автоҗитештерүчеләр дистәсенә керә.

Dongfeng альтернатив энергия чыганакларында төрле транспорт чаралары җитештерә, шул исәптән гибридлар, электромобильләр, табигый газда эшләүче автомобильләр.

Заводка визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов полигонда M-Hero автомобилен сынап карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.