Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ухань шәһәренә (Кытай) эш сәфәре кысаларында Wuhan Heavy Duty Machine Tool Group Corporation компаниясендә булды. Компания авыр һәм гаять авыр станоклар җитештерү белән шөгыльләнә.
Республика Рәисенә 8 категориядән һәм станокларның 400дән артык төреннән торган компания продукциясе турында сөйләделәр. Алар арасында: авыр/гаять авыр вертикаль токарь станоклары, горизонталь токарь станоклары, идән фрезер станоклары һәм кырып эшкәртү станоклары һәм башкалар.
Бүген компания продукциясе 40тан артык илгә һәм төбәккә экспортлана.