Татарстан рәисе: Без Кытайның Хубэй провинциясе белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынабыз

19.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ухань (Кытай) шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты. 

Республика Рәисе катнашучыларга Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр һәм яңа проектлар ачылуын көтүен билгеләп үтте. "Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше үсешен күзәтәбез. Ул $3,3 млрд тәшкил итте", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүгенге көндә хезмәттәшлек алып барыла торган юнәлешләрне санап үтте. Бу - нефть химиясе, машина һәм автомобиль төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башкалар. "Кайбер Кытай провинцияләре, шул исәптән Хубэй провинциясе белән без „Идел-Янцзы“ форматында хезмәттәшлек советы кысаларында эшлибез», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. 

Ул Татарстанның сәнәгать һәм икътисадый потенциалына җентекләп тукталды, Кытай компанияләренә кызыклы булган конкурент өстенлекләрне билгеләде. "Безнең университетлар һәм тикшеренү үзәкләре югары рейтингларга ия. Индустриаль парклар, технопарклар һәм инжиниринг үзәкләре Россиядә иң нәтиҗәлеләрдән санала. Татарстан Россия төбәкләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча рейтингында алдынгы урында тора", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышының азагында Татарстан Рәисе Кытай белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив мәйданчыкларның берсе «РОСТКИ» халыкара форумы булуын билгеләп үтте һәм провинция делегациясен анда катнашырга чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.