Рөстәм Миңнеханов Уханьдагы Совет сугышчылары мемориалына чәчәкләр салды

19.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ухань шәһәрендә совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды. Республика Рәисе Кытайда эш сәфәрендә. 

1937 елда башланган Кытай-Япон сугышы вакытында совет хөкүмәте Кытайга ярдәм күрсәтә. Шуннан соңгы өч ел дәвамында СССР оборона өчен 1285 самолет җибәрә. Кытайда туганнар каберлегендә үзе теләп киткән 214 совет кешесе, очучы һәм технигы җирләнгән. 

Совет сугышчыларының иң зур каберлеге Ухань шәһәрендә урнашкан. Очучыларга Монумент Ханькоу шәһәр районындагы «Освобождение» паркында урнаштырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.