Кытайның Ухань шәһәре Татарстан Рәисе Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында икенче шәһәр булды.
Килүгә Рөстәм Миңнеханов CNCEC (China National Chemical Engineering CO) һәм Wuhuan Engineering компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.
CNCEC - Кытай илкүләм химик-инжиниринг төркеме - инженер контрактлары, технологик процессларны тикшерү, геологик-разведка эшләре белән шөгыльләнә һәм химия, нефть химиясе, фармацевтика сәнәгате, энергетика, күмер, төзелеш һәм инфраструктура өлкәсендә эчке һәм тышкы базарда тиешле хезмәтләр күрсәтә.
CNCEC Кытайда - 90% химия һәм 70% нефть химиясе проектларын төзүдә катнашты.
Татарстан Республикасы компания белән 2010 елда ук хезмәттәшлек итә башлады. CNCEC тәҗрибәсе нәтиҗәсендә «Аммоний» проекты гамәлгә ашырылды - бу җитештерү Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле.