Бүген Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов JAC компаниясенең Maextro автомобильләре җитештерүендә булды.
JAC Motors компаниясе Кытайның иң эре автоҗитештерүчеләре дистәсенә керә, җиңел, урта тоннажлы һәм авыр йөк машиналары, минивэннар, җиңел автомобильләр, электромобильләр, автобуслар, махсус шассилар, йөк төягечләр һәм башка төр техника, шулай ук автомобильләр өчен тапшыру тартмалары, двигательләр, автоагрегатлар һәм башкалар чыгара.
Искәртәбез, моңа кадәр дә Рөстәм Миңнеханов холдинг предприятиеләрендә берничә тапкыр булган иде. Бүген аңа яңа продукт - Maextro S800 күрсәттеләр. Бу модель тулысынча элект версиясендә дә, гибрид версиядә дә җитештерелә. Җитештерүче автомобильне премиаль сегмент буларак таныта. Дизайнерлык хәл ителешләреннән тыш, акыллы технологияләр комплексы кертелгән. Бу ишарәләр, шулай ук тавыш командалары аша тулы масштаблы идарә итү. Конфиденциальлекне саклауның интеллектуаль системасы машинада берничә пассажир булган очракта машина йөртүченең шалтыратулары/навигациясе турындагы төп мәгълүматны автомат рәвештә яшерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, юлларда көтелмәгән хәлләр очрагында иминлекне тәэмин итү өчен күп кенә опцияләр каралган.
Рөстәм Миңнехановка сөйләүләренчә, Maextro S800 машиналары 1500 робот җитештерә, сыйфатны контрольдә тоту өчен 80нән артык участокта ясалма акыл кулланыла. Интеллектуаль фабрика 540 мең кв. метр мәйданны били. Планлаштырыла торган максатчан еллык егәрлек - елына 200 000 автомобиль.
Рөстәм Миңнеханов автомобильне сынап карады.
Бүген Рөстәм Миңнеханов JAC компаниясенең фәнни-тикшеренү үзәгендә булды, анда яңа автомобильләр тәкъдир ителде. Кунакларга автомобильләрнең төп характеристикалары һәм продукцияне проектлау һәм җитештерүдә нинди технологияләр кулланылуы турында сөйләделәр.