Рөстәм Миңнеханов Аньхой провинциясе Губернаторы Ван Цинсян әфәнде белән очрашты

18.03.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Аньхой провинциясе Губернаторы Ван Цинсян әфәнде белән очрашты.

Аньхой провинциясе Кытайның көнчыгышында урнашкан. Биредә 8500дән артык югары технологияле предприятие урнашкан. Икътисадның төп тармаклары - автомобиль төзелеше, төзелеш материаллары, дарулар, азык-төлек продуктлары җитештерү, шулай ук логистика, энергетика, финанс хезмәтләре күрсәтү. Дөньякүләм танылган компанияләр арасында Аньхойда Chery Аutomobile һәм JAC Motors автомобильләре җитештерүләре бар.

Аньхой провинциясе Губернаторы Ван Цинсян белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә. Бу төбәкара дәрәҗәдә дә активрак хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

"Соңгы елларда тугандаш ил безнең республика икътисадына төп чит ил инвесторына әверелде. Узган елда чит ил инвестицияләре структурасына Кытай инвестицияләре өлеше 62%тан артып китте", - диде Рөстәм Миңнеханов, Аньхой провинциясе Губернаторына мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай Халык Республикасы белән уртак инновацион һәм сәнәгать проектлары портфелен машина төзелешеннән алып ИТ-өлкәдә һәм энергетикада югары технологияләргә кадәр киңәйтә. Соңгы зур проектларның берсе - «Алабуга» МИЗда 670 мең квадрат метр мәйданда илдә иң эре логистика үзәген эшләтеп җибәрү. Анда 500 яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә.

Әңгәмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Аньхой – Кытайның бик тиз үсә торган төбәкләренең берсе. Татарстан белән Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек турында беренче килешү 2017 елда имзаланган иде. Татарстанның кайбер компанияләре провинциянең эре җитештерүчеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2023 елдан Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы уза. Бу чара ике илнең дә рәсми һәм эшлекле даирәләре катнашында эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән.

"Форумда Кытай бизнесын ике йөздән артык эре компания тәкъдим итә. Сезне һәм Аньхой провинциясеннән катнашучыларны быел август аенда узачак чираттагы, дүртенче форумда көтәбез", - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.

"Сезнең белән яңадан очрашу бик күркәм. Хөкүмәт исеменнән сезгә иң җылы сәламнәремне җиткерәм", - дип мөрәҗәгать итте Аньхой провинциясе Губернаторы Рөстәм Миңнехановка.

Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай лидеры Си Цзиньпинның соңгы очрашуында барлык өлкәләрдә элемтәләрне көчәйтү зарурлыгы турында фикер алышканнар.

"Без Татарстан белән хезмәттәшлегебезгә бик җитди һәм зур өмет белән карыйбыз", - дип ассызыклады Ван Цинсянь. Ул Кытай ягының Татарстан белән нефть чыгару, нефть эшкәртү, самолет -, автомобиль төзелеше кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итүгә кызыксынуын белдерде.

"Шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итәм. Быел Россия-Кытай мәгариф елы уза. Бу безнең югары уку йортлары дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне һәм студентлар алмашуны җайга салу өчен яхшы сәбәп", - дип йомгаклады Аньхой провинциясе Губернаторы.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.