Рөстәм Миңнеханов Кытайның Хэфэй шәһәрендә iFly-tek югары технологияле компаниясендә булды

18.03.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кыла. Бүген ул Хэфэй шәһәрендә эшли, анда ул iFly-tek югары технологияле компаниясендә булды.

Компания ясалма акыл, сөйләмне танып белү һәм синтезлау, тавыш ярдәмчеләре өлкәсендә махсуслаша, шулай ук тавыш системалары, виртуаль чынбарлык һәм болытлы исәпләүләр өлкәсендә иң эре Кытай компанияләре арасына керә.

iFly - tek компаниясенең төп акционеры - дөньяда иң эре мобиль элемтә операторы China mobile. Аның абонентлары саны якынча миллиард кеше тәшкил итә. Компаниянең иң популяр продуктларының берсе - тавышны танып белү технологиясе булган онлайн-тәрҗемәчеләр.

Рөстәм Миңнехановка сөйләмне синхрон тәрҗемә итә торган колакчынны тәкъдир иттеләр. Җайланма көйләүләрендә 80 тел йөкләнгән.

Рөстәм Миңнехановта уку материалларын тикшерү системасы зур кызыксыну уятты. Аерым алганда, аңа укучы тапшырган тест анализын күрсәттеләр. Тикшерү элек йөкләнгән уку материалларына нигезләнә.

Моннан тыш, iFly-tek компаниясендә машина йөртүчеләр өчен виртуаль ярдәмчеләр, медицина телефон виртуаль ярдәмчеләре, шулай ук колл-үзәкләрне автоматлаштыру системалары, эшлекле сөйләшүләрне автоматлаштыру системалары, акыллы видеоконференцияләр турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов юнәлеш министрлыгына тармаклар буенча эш төркеме төзергә һәм тәҗрибә уртаклашу һәм алдынгы технологияләрне өйрәнү өчен iFly-tek Кытай компаниясенә килергә кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.