Амур өлкәсенә килүгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Губернатор Василий Орлов озатуында Благовещенсктан 180 чакрым ераклыкта урнашкан Россия Федерациясенең беренче гражданлык космодромы «Восточный» космодромына юнәлде.
Биредә Рөстәм Миңнеханов аның территориясендә урнашкан «Союз» старт комплексы белән танышты, ул «Союз-2»гаиләсе ракеталарын җибәрү өчен билгеләнгән. «Восточный» космодромының визит карточкасы – уникаль мобиль хезмәт күрсәтү манарасы. Манара, болардан тыш, стартка әзерлек эшләрен иң катлаулы климат шартларында башкарырга мөмкинлек бирә. Космодромнан беренче очыш 2016 елның 28 апрелендә булган.
Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисендә «Ангара» икенче старт комплексы зур кызыксыну уятты, ул шул ук исемдәге ракета йөртүчеләрен җибәрү өчен билгеләнгән. «Восточный» космодромыннан «Ангара А-5» авыр класслы ракетасының беренче очышы 2024 елның 11 апрелендә булган.
Хәзерге вакытта космодромнан барлыгы 21 ракета йөртүче җибәрелгщн һәм максатчан орбиталарга 300дән артык космик аппарат чыгарылган. «Восточный» космодромыннан очырыла торган ракеталарда ягулыкның экологик чиста компонентлары кулланыла (сыек кислород һәм нафтил), экологик контроль белгечләре нормаларны һәм кагыйдәләрне катгый үтәүне күзәтәләр. Космодром эше төбәк экологиясенә зыян китерми, бу сыйфатны даими контрольдә тоту белән раслана.
Визиты барышында Рөстәм Миңнехановка метанда күп тапкыр кулланыла торган перспективалы «Амур-СПГ» ракетасы проекты турында сөйләделәр. Ул кире кайтарыла торган беренче баскычны алачак һәм «Восточный »космодромыннан очачак, дип фаразлана.
Азакта Татарстан Республикасы Рәисенә космик аппарат белән ракета йөртүче хәрәкәтенең траектор үлчәмнәрен тәэмин итә торган һәм космик билгеләнештәге ракеталарны әзерләүне һәм җибәрүне автоматлаштырылган контрольдә тоту өчен билгеләнгән үлчәү, мәгълүмат җыю һәм эшкәртү чаралары комплексын күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов «Восточный» космодромын югары бәяләде, хезмәткәрләргә катлаулы һәм ил өчен бик мөһим эшләрдә уңышлар теләде.
«Восточный» космодромыннан Благовещенскка эш сәфәре барышында Губернатор Василий Орлов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка төбәкнең төп инфраструктура объектлары турында сөйләде. Алар һавадан Амур газ эшкәртү заводы һәм Амур газ химиясе комплексы мәйданчыкларын, Амур елгасы аша халыкара автомобиль күперен, «Каникурган» таможня-логистика терминалын, Зея елгасы аша яңа күперне, шулай ук Благовещенск – Хэхйэ һәм Амур елгасының яңартылган яр буен карадылар.