Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты

25.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Бердәм Россия»партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар, шул исәптән 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек турында да.

«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге 45 җирле һәм 2011 башлангыч бүлекне берләштерә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.