ТР Хөкүмәте Йортында республиканың кече нефть компанияләренең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, узган ел илнең нефть тармагы базарларның югары үзгәрешсезлеге һәм тышкы басым шартларында эшләгән. Urals маркалы нефтькә уртача еллык бәя бер баррель өчен 55,6 доллар тәшкил иткән. Агымдагы елның гыйнварында бәя бер баррель өчен 41 долларга кадәр төшкән. Узган ел Россиядә нефть чыгару күләме 512 млн тонна тәшкил иткән, бу 2024 ел дәрәҗәсендә. Татарстанда 34 млн 450 мең тонна нефть чыгарылган. Республиканың кече нефть компанияләре 6 млн 879 мең тонна нефть чыгарган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 209 млрд сум түләгән, шул исәптән 8,5 млрд сум - республика бюджетына.
«Нефтеконсорциум МНК» АҖ генераль директоры Рафаэль Минһаҗев хәбәр иткәнчә, нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән бурычларны 22 компания арттырып үтәгән. Эксплуатацион бораулау буенча компанияләр тарафыннан 308 мең метр тау токымы борауланган. 256 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Быел 158 мең метр тау токымы бораулау һәм 190 яңа скважина файдалануга тапшыру планлаштырылган. 2D методы белән сейсморазведка эшләре 130 погонлы километр күләмендә башкарылган. Эзләү-разведка бораулавы буенча 4,5 мең метр тау токымы борауланган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысулларын куллану исәбенә 1,6 млн тонна нефть чыгарылган - бу барлык нефть чыгару күләменең 23%ы.
Кече нефть компанияләренең сәнәгать иминлеге таләпләрен үтәве турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев сөйләде. Идарә 30 нефть компаниясе тарафыннан эксплуатацияләнә торган 314 куркыныч объектка карата күзәтчелек алып бара. 2025 елда Ростехнадзор инспекторлары тарафыннан 73 тикшерү уздырылган, 917 хокук бозу очрагы ачыкланган. Алар арасында проект документациясе таләпләрен бозу; җайланмаларны ревизияләүне, карауны, тикшерүне һәм сынауларны вакытында үткәрмәү; технологик процесска технологик регламент эчтәлегенең билгеләнгән таләпләргә туры килмәве һ. б.