Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү чорында Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак
11.12.2008
2008 елның 20 нче декабреннән 2009 елның 10 нчы гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. Бу турыдагы әмергә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ бәйрәм чараларын пиротехника әйберләрен (IV һәм V класслы) кулланып үткәрүчеләргә махсус янгынга каршы режим вакытында пиротехника әйберләрен куллану урыннарын Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары белән килешеп билгеләргә тәкъдим итә.
Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башкарачак.
Бу министрлыклар шулай ук Татарстан Республикасы буенча Гражданлык оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәсендә килеп чыккан зыянны бетерү буенча Россия Федерациясенең Баш идарәсе белән Яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү урыннарын килешеп билгеләргә тиешләр.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре башлыкларына әмер нигезендә урыннарда пиротехника әйберләрен саклау һәм сату шартларын тикшерү буенча комиссия булдырырга, кышкы чорда янгын сүндерү гидрантларын, торак пунктларга илтә торган юлларны, подъездлар һәм объектларга, торак йортларга керү юлларын һәм янгын сүндерү өчен тыштан су белән тәэмин итү чыганакларын кар һәм боздан үз вакытында чистарту эшен оештырырга тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы территориясендәге сәүдә (күпләп һәм ваклап сату) предприятиеләре җитәкчеләренә закон тарафыннан билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехника әйберләрен һәм электр гирляндаларын, шулай ук техник документларында янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелмәгән яңа ел уенчыклары һәм ясалма чыршылар сатуны булдырмау буенча чаралар күрергә кушылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте