Рөстәм Миңнеханов: Чаллы Татарстан икътисадына зур өлеш кертә

16.02.2026

Чаллы Татарстан икътисадына зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча Чаллы шәһәр Советы утырышында белдерде. Чара «Мастеровые» рус драма театры мәйданчыгында узды.

Махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов җирле предприятиеләр продукциясе белән танышты, «КАМАЗ» модель рәтенең яңалыкларын, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, МХО ветераннарын социаль һәм хезмәткә яраклаштыру өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектларны бәяләде. Шулай ук Татарстан Рәисе һәм «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин «Мастеровые» театры коллективына гастрольләр оештыру өчен яңа автобус тапшырдылар.

2025 ел нәтиҗәләре турында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы шартларга карамастан, шәһәр предприятиеләре үз җитештерү күләмнәрен арттыра. Кече һәм урта бизнес үсә. Бу секторда 144 мең кеше эшкә урнаштырылган. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары әйләнеше 8%ка арткан һәм 736 млрд сумга җиткән. КУЭның гомуми әйләнешендә сәнәгать җитештерүе өлеше 2015 елдагы 17%тан 2025 елда 31,5%ка кадәр аркан. Эшкуарлар дәүләт ярдәме чараларын актив куллана.

2025 елда социаль объектлар һәм инфраструктура төзелешенә һәм капиталь төзекләндерүгә 18 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән. 26 күп фатирлы йорт төзелгән, 4400 гаилә яңа фатир алган. Аренда йортлары проектына аерым игътибар бирелә, аның нәтиҗәсендә 895 КАМАЗ гаиләсе торак шартларын яхшырткан инде. Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү – аерым контрольдә. Мохтаҗ 9539 гаиләдән 4365е җир участогы алган. 2026 елга бурыч - тагын 4990 гаиләне җир белән тәэмин итү. 2025 елда 118 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, быел тагын 96сын ремонтлау планлаштырыла. Инженерлык челтәрләрен яңартуга 2025 елда 1,7 млрд сум юнәлдерелгән.

«Безнең ишегалды» программасы буенча 79 ишегалды ремонтланган, 2026 елда тагын 68не төзекләндерү планлаштырыла. Фикрәт Табиев ис. яр буйларын һәм яр буе паркларын үстерү буенча эшләр дәвам итәчәк. Җәмәгать транспортын үстерүгә зур игътибар бирелә, шәһәрдә яшәүче һәр икенче кеше аннан даими файдалана.

Республика һәм «КАМАЗ» ярдәме белән автобуслар өчен яңа инфраструктура булдырылган. Шәһәрдә 50 елдан артык сакланып калган трамвай хәрәкәте модернизацияләнәчәк. Бурыч - хәрәкәт составын этаплап яңарту һәм челтәрне үстерү. Ел саен юл инфраструктурасына шактый акча бүлеп бирелә. 2025 елда төп магистральләр ремонтланган. 2026 елда Тынычлык, Муса Җәлил һәм Чаллы проспектларын ремонтлау планлаштырыла.

Шулай ук яңа микрорайоннар өчен Мәскәү проспектының икенче чиратын төзү эше алып барыла. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча системалы эш дәвам итә. Бөтен Кама аръягы төбәгендә яшәүчеләр өчен кирәкле йогышлы авырулар хастаханәсен колачлы ремонтлау төгәлләнгән.

Ашыгыч медицина ярдәме станцияләрендә, Кама балалар медицина үзәгендә һәм шәһәр балалар поликлиникаларында ремонт эшләре башкарылган. Ведомство карамагындагы кайбер учреждениеләрдә медицина җайланмалары яңартылган. Быел 2 нче шәһәр хастаханәсе бинасына һәм суд-медицина экспертизасы бинасына капиталь ремонт ясалачак. Яңа 5 нче шәһәр хастаханәсе проекты буенча эш дәвам итә. Кадрлар мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Соңгы елларда шәһәргә 646 табиб килгән, 2025 елда – 101.

2025 елда «Мәләкәс аръягы» микрорайонында 1224 урынлык яңа мәктәп ачылган, бу өченче сменаны бетерергә мөмкинлек биргән. Капиталь ремонт ике мәктәптә һәм җиде азык-төлек блогында башкарылган, 2026 елда тагын дүрт мәктәпне һәм алты азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла. Һөнәри белем бирү системасы үсә. 2026 елда КФУ студентлар кампусын төзи башлаячак: беренче объект 1082 урынлык тулай торак булачак.

Чаллыда 2025 елның апрелендә Россиядә беренчеләрдән булып рәсми рәвештә «Махсус хәрби операция ветераннарының шәһәр Советы" ассоциациясе эшли башлаган. Сигез ай эчендә ассоциация адресына МХОдә катнашучылардан һәм аларның гаиләләреннән 432 мөрәҗәгать килгән. Оешманың өстенлекле бурычы булып сугышчыларның сәламәтлеге кала.

Эшнең икенче мөһим блогы - ветераннарны социализацияләү. Кайткан сугышчылар "Батырлар. ГероиТатарстана» һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында катнашалар. Шулай ук «Союзники» һөнәри яңадан әзерләү үзәге ачылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, утырыш истәлекле датада уза: нәкъ 50 ел элек бу көнне төп җыю конвейерыннан беренче «КАМАЗ» йөк машинасы төшкән.

"Бүген "КАМАЗ" - Россиянең иң эре автомобиль корпорациясе, ул авыр йөк машиналары җитештерүче 20 дөньякүләм компаниягә керә, үзебезнең йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерү, электр һәм пилотсыз автомобильләр үсеше буенча лидер булып тора. Компания илнең оборона сәләтен һәм технологик лидерлыгын ныгытуга зур өлеш кертә. Безнең горурлыгыбыз - данлыклы „КАМАЗ-мастер“ командасы», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Чаллы һәм автогигант тарихлары аерылгысыз. Элегрәк Россия Президенты 2026 елда беренче КамАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны һәм Чаллы шәһәренең 400 еллыгын бәйрәм итү инициативасын хуплаган иде.

Рөстәм Миңнеханов автоградның Татарстан икътисадына керткән зур өлешен билгеләп үтте. ТТП күләме бәяләү буенча 550 млрд сумнан артып киткән - бу республика буенча 3 нче урын. Шәһәрнең барлык сәнәгать продукциясенең 40% чамасы «КАМАЗ»да җитештерелә. «КАМАЗ" белән беррәттән Чаллының башка предприятиеләре дә уңышлы үсә.

Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, бүген Татарстан икътисадының мөмкинлекләре территорияләрне үстерү буенча бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шул максаттан илкүләм проектлар һәм республика программалары гамәлгә ашырыла.

Узган елда 3910 социаль объект төзелеше һәм капиталь ремонт буенча 166 млрд сумлык эшләр башкарылган. 133 млрд сумлык 1925 км юл өслеге төзекләндерелгән. Шәһәр һәм районнарның юл-урам челтәренә аерым игътибар бирелде. Хисап елында бу максатларга 36 млрд сум бүлеп бирелгән.

"Чаллыда да шактый күләмдә эшләр башкарылды. 2025 елда шәһәр бюджет чыганакларыннан 14,5 млрд сум алган, шуларның 4,7 млрд – юл инфраструктурасы объектларына. Башкарылган эшләр чаллылыларның тормыш сыйфатына уңай йогынты ясар дип ышанам", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул коммуналь челтәрләрнең торышы мәсьәләсенә аерым тукталды. Узган ел шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык системасында коммуналь челтәрләр эшендә 461 хокук бозу очрагы теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда, федераль программа белән беррәттән, коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча колачлы республика программасы старт алган. Бу максатларга барлыгы 12,6 млрд сум юнәлдерелгән. "Бу искергән торак-коммуналь хуҗалык челтәрләрен яңарту күләмен 10 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирде. Капитал салуларның шактый өлеше Чаллыга бүлеп бирелде -1,8 млрд сум. Бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итү буенча да актив эшләргә кирәк", - диде республика Рәисе, шулай ук торак фондын имин эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, өстенлекле бурычларның берсе - җәмәгать транспортын үстерү. Соңгы елларда Автоградта уртак тырышлык белән автопаркны шактый яңартырга, зур сыйдырышлы уңайлы автобуслар сатып алырга мөмкин булды. Шул ук вакытта ТР Рәисе трамвай транспорты инфраструктурасын яңарту мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә өндәде. Республикада медицина учреждениеләре инфраструктурасын яңарту буенча зур эш башкарылган. Чаллыда да күп эш башкарылган.

Шулай ук ТР Рәисе җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлык темасына да кагылды. "Узган ел шәһәрдә криминоген вәзгыять, тулаем республика буенча кебек үк, тотрыклы булып калды, хокук саклау органнары контролендә булды. Шул ук вакытта безне балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар санының артуы борчый. Шәһәр яшьләре арасында криминаль субкультураны популярлаштыру, экстремизм күренешләре, яшьләр төркемнәрен формалаштыру, наркотик препаратларны тарату һәм куллану күренешләре саклана. Имин булмаган гаиләләрне һәм хокуккка каршы холыклы яшүсмерләрне иртәрәк ачыклау буенча чараларны һәм җинаятьләр кылган өчен җаваплылык чаралары турында аңлату эшен көчәйтергә кирәк", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе медицина учреждениеләрен һәм мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү, күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү, юллардагы һәлакәтләрне кисәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, «Батырлык өчен» медале белән сержант Эдуард Старков һәм рядовой Марат Шипаев бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Чаллы Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкны яклау идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова бүләкләнде, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән - «КАМАЗ» ГАҖ автомобиль заводын көйләүче хезмәткәрләре Геннадий Комендюк һәм «КАМАЗ» ГАҖ Кою заводының участок мастеры Алексей Чулков бүләкләнде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.