Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

15.02.2026

Бүген Татарстанда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.

Иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантанада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова катнашты.

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган программа каралган.

12.00 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда «Төп нөсхә көне» узачак - тантаналы шартларда музей фондларыннан «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналы чыгарылачак, «Муса Җәлил – батырлык һәм хөррият тавышы» яңа күргәзмәсе буенча экскурсия узачак.

Габдулла Кариев исемендәге театрда "Муса. Моабит" спектакле күрсәтеләчәк.

Галиәсгар Камал исемендәге театрдагы концертта Александр Мозелерның җиденче симфониясенең дөньякүләм премьерасы булачак.

Милли китапханәдә «Муса Җәлил һәм Татар опера һәм балет театры» исемле шагыйрь турында сөйләшү булачак.

Искәртәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Белешмә өчен:

Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чаралар кысаларында 16 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә уку көне Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак.

25-27 февральдә КФУда «Җәлил укулары» бөтенроссия фәнни конференциясе узачак.

Республикада Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фаҗигале тормышы турында «Кара урман» фильмы күрсәтелә башлады.

Милли электрон китапханә порталында рус һәм татар телләрендәге 12 җыентыктан торган коллекция бар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.