Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгате.
"15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.
Бу көнне без төрле елларда хезмәт бурычы буенча Ватаныбыздан читтә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга тирән ихтирам күрсәтәбез.
Сугышчы-интернационалистлар үзләренең фидакарьлеге һәм ныклыгы белән Бөек Ватан сугышы вакытында немец-фашист гаскәрләрен җиңгән ата-бабаларының героик үткәннәренә лаеклы булуларын исбатладылар. Ватанга хезмәт итүдә бурычларны үтәү үрнәге буларак, алар хәрби батырлыкларын, профессиональлекләрен һәм үзара ярдәмләшүләрен тулы күләмдә күрсәттеләр.
Без бу кораллы каршылыкларда туганнарын һәм якыннарын, тугры дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең хәсрәтен уртаклашабыз. Ватан өчен һәлак булганнарның барысына да якты истәлек, исән-сау әйләнеп кайтканнарга ихтирам һәм дан!
Сугышчы-интернационалистлар тәҗрибәсенә безнең көннәрдә дә – махсус хәрби операция үткәрү чорында, шулай ук яшьләрне патриотизм рухында һәм Ватанга риясыз хезмәт итү рухында тәрбияләү буенча җаваплы эшләрдә ихтыяҗ зур.
Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән татарстанлыларны чын күңелдән котлыйм, сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм киләчәк көнегездә ышаныч телим.