Татарстан Рәисе Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин белән очрашты

13.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары, цифрлы технологияләрне үстерү, шулай ук ясалма акыл өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Саклык банкы фәнни учреждениеләр белән партнерлыкта генератив ясалма акыл технологияләре өлкәсендә Россиядә тел төрлелегенә ярдәм итүгә һәм цифрлы сервисларны үстерүгә юнәлдерелгән колачлы проектларны тормышка ашыра. Шундый проектларның берсе - ГигаЧат нейрочелтәрен татар телендә эшләргә өйрәтү. Әлеге проектны гамәлгә ашыруны банк Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә алып бара.