Рөстәм Миңнеханов һәм Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

13.02.2026

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский очрашты. Очрашу барышында Татарстанда «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» (НСПД) дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашуда «Роскадастр» СҖК генераль директоры Татьяна Громова һәм Росреестрның ТР буенча идарәсе урынбасары Лилия Борһанова катнашты.

Олег Скуфинский билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелегенең актив позициясе нәтиҗәсендә төбәк баштан ук ил үсеше өчен мөһим чараларны үз эченә алган НСПД дәүләт программасын гамәлгә ашыруга актив кушылды. Дәүләт программасы 2020-2021 елларда республика территориясендә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләре буенча формалаштырылган.

"Бу тәҗрибә төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм капитализациясен арттыру буенча яңа инструментларның нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм бөтен илгә таралды. 2030 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасының кайбер күрсәткечләренә төбәк берничә елга алдан иреште. Мисал өчен, Татарстанда БДМРга күчемсез милек объектлары турында 95% мәгълүмат кертелгән инде, ә чикләр реестрының күп объектлары буенча – 100%. Шулай ук республика НСПД цифрлы платформасын кертү проектында ышанычлы рәвештә алда бара. 2023 елдан 100%ка мәгълүматлар ФГИС ЕЦП НСПДга тапшырыла, платформа белән 4 төбәк мәгълүмат системасы интеграцияләнгән. Бу территориаль планлаштыру, кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру һәм төбәк икътисадын үстерү буенча бурычларны комплекслы хәл итәргә ярдәм итә», - диде Росреестр җитәкчесе.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан 2026 елның февраленә ФГИС ЕЦП НСПД периметрына керүче Россия Федерациясенең 64 субъекты арасында алдынгы урында тора. 2025 елда республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен НСПД куллану проектына кушылды. Инде 7 конкрет хезмәт билгеләнгән, 313 административ регламентка үзгәрешләр кертелгән.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан Росреестр белән хезмәттәшлеккә өстенлекле игътибар бирә. "Уртак тырышлык белән без гражданнар өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле системасын төзибез. Татарстан „Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы“ дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында системалы эшен дәвам итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Олег Скуфинский шулай ук Татарстан Республикасында дәүләт программасын гамәлгә ашыруның агымдагы нәтиҗәләре турында сөйләде. 2020 елның гыйнвары белән чагыштырганда, Бердәм электрон картография нигезе белән тәэмин ителеш 20%тан 98,4%ка кадәр арткан, бу картография материалларының сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы турында сөйли. БДКМга кертелгән субъектлар һәм территориаль зоналар чикләре арасындагы чикләр саны - 100%ка, ә торак пунктлар чикләре – 95,3%ка җиткән.

Торак төзелеше өчен җир банкы 3,7 мең гектарга тулыланган, шуның 335 гектары әйләнешкә кертелгән.

2025 елда Росреестр дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү (72%), ипотеканы теркәү (93%) һәм өлешле катнашу шартнамәләре (100%) өлеше сизелерлек арткан.

Үзара хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буларак Олег Скуфинский ясалма акыл куллану өлкәсендәге хезмәттәшлекне атады (күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү процессында ЯА куллану, ЯА ярдәмендә урын үзгәрешләрен мониторинглау һ.б.). Аерым юнәлеш – пространство белешмәләре өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, шул исәптән Казан агломерациясен мастер-планлаштыру. Моннан тыш, Идел буе федераль округында НСПД төбәк мәктәбен ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Үз чиратында, Татьяна Громова хәбәр иткәнчә, «Роскадастр» ППК 31.07.2025 елгы 344-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында сынау проектын гамәлгә ашыра, ул төбәкләрдә күчемсез милекнең тулы һәм төгәл реестрын булдыруны һәм икътисадый әйләнешкә кертү өчен файдаланылмый торган җир кишәрлекләрен һәм территорияләрне ачыклауны көчәйтергә тиеш. Мондый эш Татарстан Республикасы территориясендә дә оештырылыр дип планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.