Рөстәм Миңнеханов «Энергопром-2026"га әзерлек буенча оештыру комитетында: Электр энергетикасы форумы эшләгән елларында абруйлы профессиональ мәйданчыкка әверелде

12.02.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев уздырды (видеоконференцэлемтә режимында). Утырышны ачып, ул «Энергопром-2026»ның 2026 елның 1-3 апрелендә Казанда узачагын искәртте.

Татарстан Рәисе, Оештыру комитетында катнашучыларны сәламләп, билгеләп үткәнчә, «Энергопром» эшләгән елларында энергетика җәмәгатьчелеге, сәнәгать һәм фән, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен берләштерә торган абруйлы профессиональ мәйданчыкка әверелде. Форум профессиональ бергәлек, Россия һәм чит ил компанияләре тарафыннан кирәклеген һәм тотрыклы кызыксынуын раслады, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Сергей Цивилевка һәм Россия Энергетика министрлыгына энергетика форумын оештыруда һәм уздыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шуның нәтиҗәсендә форум яңа дәрәҗәгә чыкты, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген ул федераль дәрәҗәдәге вакыйга».

"Энергетиканы, шул исәптән энергомашина төзелешен үстерү - илебез үсешенең өстенлекле юнәлешләре, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Агымдагы шартларда энергия системасының ышанычлылыгын, инфраструктураны модернизацияләүне, үзебезнең технологияләрне кертүне һәм профильле белгечлекләр студентларын әзерләүне тәэмин итәчәк тотрыклы хәл ителешләр формалаштыру мөһим. «Энергопром-2026»ның төп бурычлары - халыкара катнашуны киңәйтү, бигрәк тә БДБ һәм Азия илләре, цифрлаштыруга, илнең импортка бәйсезлегенә басым ясап, инновацион көн тәртибен көчәйтү, яшьләр юнәлешен үстерү. Моннан тыш, форумның нәтиҗәлелеген шул исәптән имзаланган килешүләр санын арттыру исәбенә дә күтәрергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанның мондый дәрәҗәдәге чараларны уздыру өчен җитәрлек тәҗрибәсе һәм кирәкле инфраструктурасы бар. «Без иминлекне тәэмин итү буенча барлык чараларны да күрәчәкбез, - диде ул. - Шулай ук форумга киң мәгълүмат биреләчәк. Ышанам ки, уртак эш безгә «Энергопром-2026»ны югары дәрәҗәдә уздырырга һәм Россиянең энергетика секторы үсешенә саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк».

Форумга әзерлекнең барышы турындагы төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.

Белешмә өчен:

«Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы - электр энергетикасы өлкәсендә тармак үсешенең актуаль бурычларын хәл итүгә, шулай ук 2050 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Энергетика стратегиясен гамәлгә ашыруга ярдәм итә торган алдынгы тармак мәйданчыгы. https://energopromkazan.ru/about


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.