Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Киләчәктә хезмәттәшлек итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен лизинг механизмнарын куллану, агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләү өлешендә үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Искәртәбез, Татарстан «Росагролизинг» программалары буенча авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе.
"Татарстан «Росагролизинг" линиясе буенча җитди эш алып бара, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең белән эшләгәндә 9 мең берәмлеккә якын техника сатып алынды. Әлбәттә, мондый уртак эш исәбенә без бүген республика агросәнәгать комплексы алдында торган күп кенә бурычларны хәл итәбез».
Ул билгеләп үткәнчә, «Росагролизинг» инструментлары техника паркын яңартырга, предприятиеләрнең матди-техник базасын үстерергә мөмкинлек бирә.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алудан тыш, Татарстан шулай ук «Росагролизинг» аша юл тармагы өчен җайланмалар, коммуналь техника һәм башкалар сатып алу белән дә кызыксына.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.