Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро-2026" махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе экспонатлары белән танышты

12.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе стендларын карады.

Күргәзмә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында урнашкан, анда бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы уза.

Агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә АСК үсешенең төп юнәлешләре компанияләре һәм предприятиеләре катнаша. Игътибар үзәгендә - терлекчелекне һәм игенчелекне үстерү, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм цифрлы технологияләр кертү.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар күргәзмәдә катнашучы фәнни оешмалар белән таныштылар, терлекчелек һәм игенчелек күргәзмәсен, эре габаритлы техника экспозициясен карадылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка агротехнологик сыйныфлар булдыру проектын тәкъдир иттеләр. Аның максаты - яшьләрне авыл хуҗалыгы һөнәрләренә җәлеп итү.

Татарстан Рәисе шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе нәтиҗәләре, орлыклар җитештерүне локальләштерү концепциясе, бүгенге көндә игенчелекне үстерү өлкәсендә актив өйрәнелә торган башка юнәлешләр белән танышты.

«Казан Агро-2026»да шулай ук агротуризм, агросыйныфлар кластерлары (мәктәп укучылары өчен зона), кече хуҗалык һәм эшкәртү стендлары бар.

Күргәзмә агросәнәгать продукциясе җитештерүчеләрне, фән, бизнес, эшкәртү предприятиеләре вәкилләрен берләштерә.

Катнашучы компанияләрнең географиясе киң - биредә Татарстан муниципаль районнарыннан, шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Самара, Төмән, Кемерово, Омск өлкәләреннән, Удмуртиядән, Башкортстаннан, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләреннән, Алтай краеннан, Оренбург, Ярославль, Воронеждан предприятиеләр һәм оешмалар җыелган. Барлыгы 300дән артык катнашучы компания, алар арасында Белоруссия, Казахстан һәм Төркия предприятиеләре дә бар.

Белешмә өчен:

«Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе «Казан Экспо» ХКҮдә 2026 елның 11-13 февралендә уза.

Күргәзмә 11 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында ачылды.

Күргәзмә кысаларында төрле юнәлешләр буенча «түгәрәк өстәлләр», сессияләр һәм эшлекле партнерларның очрашулары уза.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.