Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарның торак пунктларында биологик калдыкларны җыю өчен 10 махсуслаштырылган ГАЗ автомобильләренең ачкычларын тапшырды. Яңа техника Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ихтыяҗлары өчен кайтарылды.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Техника тапшыру тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов кешеләрнең тормыш сыйфатының ветеринария хезмәте нәтиҗәлелегенә бәйле булуын ассызыклады.
«Бүген күңелле вакыйга - ветеринария хезмәте үзенең матди базасын яхшырта, - диде Татарстан Рәисе. - Без йөк төягечле 10 махсус автосамосвал тапшырабыз. Ветеринария хезмәтенең 29 машинасы бар инде, бүгенге көндә – тагын 10. Безгә аларның санын 45кә җиткерергә кирәк". Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ территориясендә эшләүче «Сария Россия» партнер-компаниясенә рәхмәт белдерде.
«Безнең республикада куәтле терлекчелек комплексы бар, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Мөгезле эре терлекләр генә дә 830 мең баштан артык. Ветеринария хезмәтенең төгәл системалы эше бик мөһим, шуңа күрә без бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез».
Ул ассызыклаганча, бүген Россиянең барлык төбәкләре дә хайваннар һәм кошлар авырулары буенча имин түгел, әмма Татарстанда эпизоотик вәзгыять контрольдә тотыла.
"Кызганычка каршы, бездә дә махсус режимнар кулланырга туры килә торган моментлар бар, әмма без - системалы эш нәтиҗәсендә - әлегә вәзгыятьне контрольдә тотабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ветеринария хезмәтенә киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. "Әлеге хезмәтебез куелган барлык бурычларны да ышанычлы үтәр дип өметләнеп", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев һәм башкалар катнашты.