Татарстан Рәисе: Узган елда республикада фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнар күләме ике тапкырга диярлек артты

11.02.2026

Бүген Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия фәне көнендә «Фәнни алгарыш" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантансы узды. Бу чара Татарстан Республикасы максатчан капитал фонды (Эндаумент-фонд) ярдәмендә беренче мәртәбә гамәлгә ашырылган төбәкнең фәнни экосистемасын үстерүдә әһәмиятле. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева һәм башкалар катнашты.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында фән үсеше» күргәзмәсе белән танышты. Алдынгы фәнни үзәкләр һәм инновацион компанияләр, шул исәптән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының спорт аналитикасы, алдынгы сәнәгать технологияләре, экология һәм медицина өлкәләрендәге эшләнмәләре белән портфель проектларын да үзләренең казанышларын күрсәттеләр.

Шулай ук Татарстан Рәисе барында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ арасында Фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2025 ел Россия Президенты тарафыннан югары белем, фән һәм технологияләр өлкәсендә куелган илкүләм максатларга ирешүгә тагын бер адым булды. Моны республиканың фәнни-мәгариф комплексы үсешенең уңай динамикасы раслый. Узган елда Татарстанда фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнар күләме ике тапкырга диярлек арткан. Республиканың яңа тарихында фәнни-тикшеренү персоналы саны максимумга җитте - 16,6 мең кеше. Татарстан федерация субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында ышанычлы рәвештә өченче урында тора.

Татарстан Рәисе Россия Президентына һәм федераль Хөкүмәткә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук дәүләт башлыгының республиканың Казанда Академик фән үзәге төзү инициативасын хуплавын билгеләп үтте. «Без моны фәнни җәмәгатьчелегебезнең потенциалын югары бәяләү дип саныйбыз һәм күрсәтелгән ышанычны аклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстанда федераль ярдәм чаралары белән беррәттән фәнни эшчәнлекне стимуллаштыруның төбәк инструментларын формалаштыру эше дәвам итә. Алар арасында «Научный прорыв. Фәнни алгарыш» премиясе, төбәк әһәмиятендәге алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзү проекты, фән һәм технологияләр фонды тарафыннан үткәрелә торган фундаменталь һәм гамәли эшләр конкурсы, постдокларга грантлар, "Лаборатория мөдирләре мәктәбе" һәм "Проректорлар мәктәбе" сынау мәгариф проектлары, шулай ук яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы. «Мондый практикалар илнең дәүләт фәнни-техник сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә һәм башка төбәкләрдә дә сынап карарга тәкъдим ителергә мөмкин», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда амбициоз үсеш стратегияләре булган университетларга зур ярдәм күрсәтелә. Узган елда республика югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре илебез югары мәктәбен һәм фәнен үстерүнең барлык мөһим инициативаларында катнашуларын дәвам иттеләр. Алты университет «Приоритет-2030» программасына керә, аның беренче, иң абруйлы төркемен дә кертеп. Шулай ук Татарстанда алты федераль алдынгы инженерлык мәктәбе эшли. "Вакыт узу белән алар сафына безнең башка югары уку йортларында да булдырылган шундый ук мәгариф структуралары керер дип өметләнәбез", - диде Татарстан Рәисе.

Ул республиканың фәнни-мәгариф оешмаларының технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга актив кушылуын билгеләп үтте. Алар арасында: "Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары", "Яңа материаллар һәм химия", "Очучысыз авиация системалары" һәм илебез икътисады өчен мөһим булган башка фәнни-техник юнәлешләр.

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә системалы эшне дәвам итәргә, Татарстанны технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында да лаеклы рәвештә күрсәтергә өндәде.

"Республикада эре бизнес ярдәмендә дөнья дәрәҗәсендәге университет кампусларын төзү һәм реновацияләү буенча эш дәвам итә. Без Казанда СИБУРның баш корпоратив фәнни-техник үзәге ачылуын көтәбез. Ышанам ки, дәүләт ресурсларын, эшлекле җәмәгатьчелекне һәм фәнни даирәләрне алга таба берләштерү Татарстанның алдынгы тикшеренү һәм мәгариф инфраструктурасын үстерүгә көчле этәргеч бирергә сәләтле», - дип белдерде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, фәнни бергәлеккә әле бик күп катлаулы бурычларны хәл итәргә кирәк булачак. "Моның өчен бездә барлык шартлар да тудырылган. Республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында без узган еллардагы казанышларны сизелерлек арттырырга һәм республиканы актив фәнни-технологик үсеш траекториясенә күчерүне төгәлләргә бурычлы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Галимнәребезне һөнәри бәйрәмнәре - Россия фәне көне белән котлыйм һәм барлык башлангычларда да уңышлар, нык сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим».

Чарада катнашучыларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников сәламләде.

Аннары фән өлкәсендә «Научный прорыв. Фәнни алгарыш» республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.«Иң яхшы галим» номинациясендә РФА Казан фәнни үзәгенең Завойский исемендәге КФТИның «Физика» юнәлеше буенча фәнни җитәкчесе Кев Салихов җиңүче булды. Бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «фәнгә тугрылык өчен» номинациясендә җиңүчене ТР ФА гамәли тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Мәгъзүм Сәлахов бүләкләнде.

«Фәндә цифрлаштыру» номинациясендә «Иннополис» университеты ректоры Александр Гасников җиңде, «Галим-мәгърифәтче» номинациясендә - КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев, «Перспектива» номинациясендә - КДМУ Нейронауклар институты директоры Марат Мөхәммәдьяров, «Балаларга фән» номинациясендә - Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, «Иң яхшы фәнни остаз» номинациясендә - КНИТУ-КАИ атказанган профессоры Борис Тимеркаев, «Призвание» номинациясендә - КДАТУның "Төзелештә химия һәм инженерлык экологиясе" кафедрасы профессоры Виктор Строганов җиңүче булдылар. Быелгы махсус номинациядә бүләкне КВТКУның тыныч вакытта бүлекчәләр белән идарә итү кафедрасының өлкән укытучысы Дамир Газизов алды.

Искәртәбез, Эндаумент-фонд Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә фундаменталь фәнне, тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне финанслау һәм федераль закон кысаларында максатчан капиталларны иганәләр хисабына формалаштыру максатында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды тарафыннан булдырылган иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.