Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә "Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тәкъдир итүдә катнашты

08.02.2026

Бүген Җиддәдә "Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы" елын тәкъдир итү булды.  Тәкъдир итүдә Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәренә килгән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча ислам оешмасына (ИСЕСКОга) һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына Казанга әлеге югары исем биргәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде.

«Без сезгә Россия Федерациясе белән ислам дөньясы арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуда ярдәм иткән өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, шуларның 2 миллионнан артыгы - Татарстанда.

"Бүген безнең ил мөселман дәүләтләре белән һәрьяклы мөнәсәбәтләрне актив үстерә, ислам дөньясында зур абруйга һәм танылуга ия. Татарстан, күп милләтле Россиянең бер өлеше буларак, бу мөнәсәбәтләрне гармонияле ныгытуга үз өлешен кертү мөмкинлеге белән горурлана һәм кадерли», - диде ул.

«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылышы 14 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узачак.

«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы кысаларында дөньяны бай тарихы, күп милләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук Татарстанның һәм аның башкаласы Казанның хәзерге үсеше белән таныштыру максатыннан күп төрле чаралар уздыру планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.