Татарстан Рәисе Дубайда Согуд Гарәбстанының эре инвестицион һәм девелоперлык компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

26.01.2026

Дубайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс белән очрашты.

Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons - Согуд Гарәбстанынның 70 елдан артык тарихы булган эре инвестицион һәм девелоперлык компанияләр төркеме. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре - күчемсез милек, активлар белән идарә итү, сәүдә һәм технологияләр. 

Саад бин Абдулмохсен Әл-Руссайс әфәндене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирә. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан - Согуд Гарәбстаны товар әйләнеше 7 тапкырга арткан. 

"Без киләчәктә сәүдә күләмнәрен арттырырга һәм сезнең илгә продукциянең киң спектрын, аерым алганда, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарларын китерергә телибез", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. 

Икътисади мөмкинлекләрдән тыш, республика Рәисе Татарстанның Россиянең ислам дөньясы белән багланышларын үстерүнең танылган үзәге булуы турында сөйләде. Россиядә ислам банкингы принципларын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге буларак, республикада AAOIFI ислам финанс институтларының бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыру үзәге ачылды. 

"Без хәләл индустриясен актив үстерәбез, дөньякүләм таләпләргә туры килә торган стандартларны гамәлгә кертәбез. Бу җәһәттән безнең өчен Согуд Гарәбстанындагы сертификация үзәкләре белән багланышлар мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнехановка шәхси очрашуы өчен рәхмәт белдерде. "Россия белән, бигрәк тә мөселман республикалары белән эшләүгә зур әһәмият бирәбез. Сезнең мөмкинлекләр зур, конкурент продукция, аерым алганда, хәләл стандартлары буенча җитештерелгән", - дип билгеләп үтте Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс. 

Ул Ислам илләренең сәүдә палаталары ассоциациясен җитәкләве турында сөйләде. Аңа 52 ил керә һәм бу оешманың максаты - мөселман илләренең сәүдәдә башка илләр белән хезмәттәшлеген җайга салу. 

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rossais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисен Татарстанга килергә һәм быел май аенда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе сәүдә палаталары ассоциацияләре утырышын форум кысаларында уздырырга тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте